Чүпрәле районының иң өлкән кешесе йөз еллык юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Яңа Ишле авыл җирлегендә яшәүче Гаделҗан Салимҗан улы Хуҗиев бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Аны бу истәлекле көне белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров, Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов килгәннәр иде.

–   Бу зур бәхет, һәркем дә тулы бер гасыр яши алмый. Сезнең бүген дә актив яшәвегезгә шатланабыз һәм горурланабыз, –  диде Марат Гафаров һәм юбиляргә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау телеграммаларын тапшырды. Башкарма комитет җитәкчесе үзеннән бүләкләр дә бирде.

Сугыш елларында Гаделҗан Салимҗан улы колхозда эшләгән. Хатыны белән дүрт бала табып үстергәннәр, тик ни кызганыч, икесе бик яшьли үлеп киткән. Хатыны вафатына да менә үнбер ел  инде. Улы Җәүдәт көн саен диярлек Ульяновск шәһәреннән кайтып, әтисенең хәлен белеп тора.

Гаделҗан ага гомерендә бер тапкыр да табиблар янында булмаган, бер нәрсәдән зарланмый. Әле хәзер дә сарыклар асрый.

Юбиляр кунакларга игътибар күрсәтүләре  өчен рәхмәт әйтте, аларга исәнлек-саулык, озын гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International