Республикабыз муниципаль районнарында үзсалым акчаларына авылларны төзекләндерү дәвам итә

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Республикабыз муниципаль районнарында гражданнар үзсалымы акчаларына авыл җирлекләрен төзекләндерү буенча актив эш дәвам итә. Мәсәлән, Питрәч районының Күн авылында бүген Совет урамындагы скважина реконструкцияләнә. 2016 елда монда яңа су манарасы куелган иде, ә узган елда яңа насос  куйдылар. Калган акчаларын скважинаны яңартуга юнәлттеләр.

Чиратта Күн авылы чишмәсеннән Кызыл Яшьләр авылына 160 метр суүткәргеч сузу. Бу хакта Күн авыл җирлеге башлыгы Рифгать Баһауов сөйләде.

Сарман муниципаль районы Янурыс авыл җирлегенең Катыш-Каран авылында үзсалым акчасына бакчага койма тотарга булганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International