Мәскәүдә җәй ахырында “Дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы тору” дигән Бөтенроссия гамәли семинары булачак

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

28-29 август көннәрендә Мәскәүдә “Дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы тору” дигән Бөтенроссия гамәли семинары узачак. Коррупциягә каршы тору өлкәсендәге законнар дәүләт һәм муниципаль идарә органнарында коррупциягә каршы сәясәт эшләүне һәм кертүне йөкли. Агымдагы ел дәвамында коррупциягә каршы законнарны катгыйландыру һәм коррупциягә каршы тору чараларына контрольне камилләштерү сәясәте үткәреләчәк. Семинар барышында хакимият органнарында коррупциягә каршы сәясәт формалаштыру, коррупциячел куркынычларны анализлау һәм минимумга калдыру, вазифаи затлар тарафыннан коррупциягә каршы законнар мәҗбүри таләпләренең үтәлеше мәсьәләләренә аеруча зур игътибар биреләчәк, шулай ук контроль-күзәтчелек чаралары барышында прокуратура органнары белән үзара хезмәттәшлек практикасы каралачак.

Оештыручылар Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләрен һәм белгечләрен семинар эшендә катнашырга чакыра.

Барлык мәсьәләләр буенча +7 (965) 186-78-01 телефоны буенча яисә  e-mail: alyushina@seminar-inform.com буенча мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International