Июнь башында Түбән Кама муниципаль районында “Авыл хуҗабикәсе – 2018” конкурсы игълан иттеләр. Ул авыл җирендә яшәүче талантлы һәм уңышка ирешүче хатын-кызларны барлауга юнәлгән.
Конкурста теләсә-кайсы яшьтәге хатын-кызлар катнаша ала. Төп шарт - авыл җирлегендә яшәү. Дәгъвачылар халык хөрмәтен казанган, абруйлы һәм ышанычка ирешкән булырга, шәхси ярдәмче хуҗалык алып барырга яисә җирлекләрнең җәмәгать тормышында актив катнашырга тиеш.
Конкурс инициаторлары, Россия Федерациясе Президент грантлары фонды ярдәмендә, “Түбән Кама хатын-кызлары” җәмәгать оешмасы булды.
Конкурста катнашуга гаризалар 10 июльгә кадәр: Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 12нче йорт, 218 бүлмә адресы буенча кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон (88555) 42-51-76.
Конкурс нигезләмәсен һәм гариза рәвешен: gensovet_nk@mail.ru адресы буенча хат язып алырга мөмкин.