“Татарстанда җирле үзидарә” журналына язылу дәвам итә

2018 елның 8 июне, җомга

2018 елның 28 июненә кадәр илебезнең барлык почта бүлекчәләрендә, шулай ук podpiska.pochta.ru сайтында онлайн режимында 2018 елның икенче яртысына вакытлы матбугат басмаларына язылу кампаниясе уздырыла.

“Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясенең рәсми басма органы – “Татарстанда җирле үзидарә” журналына язылырга да өч атналап кына вакыт кала. Бу басма республика муниципалитетлары үсеше уңай тәҗрибәсен һәръяклап анализлаучы нәтиҗәле мәгълүмати-аналитик мәйданчык булып тора.

Журналга барлык муниципаль районнар, шәһәр округлары, авыл җирлекләре, муниципаль учрежденияләр һәм территориаль җәмәгать үзидарәләре ягыннан ярдәмгә  исәп тотабыз.

“Россия почтасы” электрон һәм кагәзь каталогларында басманың индексы: рус  телендәгесе – П 2258 һәм татар телендәгесе – П 2268.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International