Мәдәният учреждениеләре финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләре Сочида тикшереләчәк

2018 елның 8 июне, җомга

2018 елның августында Сочи шәһәрендә “2018 елда Мәдәният учреждениеләре финанс-хуҗалык эшчәнлеге” дигән Бөтенроссия гамәли семинары булачак, анда мәдәни учреждениеләр эшчәнлеген җайга салуда үзгәрешләр, финанс тәэмин ителеше мәсьәләләре каралачак, түләүле хезмәтләр күрсәтүне оештыру, бюджеттан тыш өстәмә финанслау чыганаклары алу буенча практик тәкъдимнәр ясалачак.

Чара гамәли юнәлештә һәм мәдәният өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне тикшерү, мәдәният учреждениеләре һәм дәүләт җайга салучылары вәкилләре тарафыннан алдынгы һөнәри тәҗрибә уртаклашу өчен заманча актив мәйданчык булып тора.

Семинарда катнашучылар сыйфатында дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләренең  финанс, юридик, план-икътисади һәм кадрлар хезмәтләре җитәкчеләре, төбәк дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре чакырыла.

Чара 30 июльдән 4 августкача Сочи шәһәрендә узачак. Җентекле мәгълүматны +7 (968) 092-97-39 телефоны яисә  e-mail lpanihina@zdrav-seminar.ru буенча беләргә була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International