Петр Дмитриевич Кочкин үзенең хезмәт юлын 1955 елда Яңа Чишмә урта мәктәбе хисапчысы булып башлый. 1961 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач агроном булып эшләгән, Алексеевск районның “Кызыл Шәрык” совхозы бүлекчә идарәчесе булып эшли, комсомол һәм партия мәктәбен үтә.
“Петр Дмитриевич үзенең тәртибе, көчле характеры һәм кешеләргә игътибарлы карашы белән аерылып торган киң күңелле кеше. Ул бик гадел җитәкче булды, теләсә-нинди бурычларны да үти алды”, – дип билгеләп үтте Әгъзам Гобәйдуллин, юбилярны туган көне белән котлап, һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды.
Югары һөнәри осталыгын, партия тормышында актив катнашуын күреп, 1969 елда аны КПССның Баулы райкомының икенче секретаре итеп сайладылар. Эшендәге уңышлары, инициативалылыгы, принципиальлеге өчен Петр Кочкин югары дәүләт бүләкләренә – Хезмәт Кызыл Байрагы орденына, ике тапкыр “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булды.
“Татархлебопродукт” АҖ генераль директорының беренче урынбасары булган елларда (1991-2003) ул үзен тәҗрибәле, тирән белемле белгеч буларак танытты.
Петр Кочкин бүген дә элеккеге хезмәттәшләре, ветераннар һәм республика җитәкчелеге арасында лаеклы хөрмәткә ия.