Россия Көнен бәйрәм итү кысаларында республиканың муниципаль районнарында Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр.
Тәтеш муниципаль районы да читтә калмады.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Россия Көне белән Бөек Ватан сугышы ветераннары Михаил Дмитриевич Якушкинны һәм Валентина Прокофьевна Страшинаны котлады. Аларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырды.
Район җитәкчесе ветераннарны бәйрәм белән котлады, аларга озын гомер һәм исәнлек-саулык теләде.