“Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе исеменнән барлык мөселманнарны чын йөрәктән изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм!
Ислам динендәге төп бәйрәмнәрнең берсе булган әлеге дата безгә яшәү кадерен белергә һәм Ходай биргән нигъмәтләрне бәяләргә өйрәтә. Рамазан ае җаннарны пакълый, туганнарыбызга һәм якыннарыбызга карата кайгыртучалык һәм игътибар күрсәтергә чакыра, фәкыйрьләргә мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булу зарурлыгын искә төшерә.
Бу бәйрәм һәр йортка шатлык һәм җан җылысы алып килсен, гаиләләрдә татулык һәм иминлек яшәсен.
Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет телим!