Менделеевск муниципаль районының “Поселок” ТИС территориясендә мәчет төзү планлаштырыла

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Мәчет төзү зарурлыгы – вакыт таләбе. Бистәнең инфраструктурасы үсә, яңа йортлар калка, монда яшәүчеләр саны арта.

Инде мәчетнең урынын да билгеләделәр, проект буенча анда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар, тәһарәтнамә, ризыклану бүлмәләре  каралган, укыту кабинеты да бар.

Мөселманнар өчен изге көн – Ураза бәйрәмендә эш башланды. Экскаватор нигез урынын казый да башлады. Районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев фатыйха биреп дога кылды. Ул, мәчет буш тормас, күп буын кешеләренә хезмәт итәр, дигән өмет белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International