“Җирле советлар вакыты” программасында авыл җирлекләре башлыклары зона семинар-киңәшмәләренә йомгак ясалачак

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Киләсе шимбәдә – 23 июнь көнне “Җирле советлар вакыты” телетапшыруының чираттагы чыгарылышы эфирга чыгачак. Программа “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе иҗади төркеме тарафыннан  “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе һәм республикабыз муниципалитетлары белән хезмәттәшлектә әзерләнә. Бу чыгарылышта май аенда республиканың 6 районында булып узган зона семинар-киңәшмәләре йомгаклары тикшереләчәк. Семинарларда җирле үзидарәнең көн кадагында торган мәсьәләләре, авылда кече һәм урта бизнеска ярдәм проблемалары каралды.

Бу атнада студия кунаклары Буа муниципаль районының Боерган авыл җирлеге башлыгы Ирина Малышева һәм Әлки муниципаль районының Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ренас Сәлахов була.

Программа һәр айның өченче шимбәсендә “Россия 1” һәм “Россия 24” каналларында чыга. Тапшыруның киләсе чыгарылышы август ахырына планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International