Бүген Алма-Ата өлкәсе Панфилов районы делегациясе Менделеевск муниципаль районында эш визиты белән булды. Кунакларга социаль һәм спорт объектларын күрсәттеләр, экскурсия оештырдылар.
Беренче булып, делегация С.Гассар исемендәге Мәдәният йортында һәм Халыклар Дуслыгы йортында булдылар. Аннан соң Боз сараена килделәр. Аның эшчәнлеге турында “Айсберг” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Егор Демидов сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, әлегрәк Алма-Ата өлкәсе Панфилов районы һәм Менделеевск муниципаль районы арасында ике яклы хезмәттәшлек турында килешү төзелгән иде. Аңа Татарстан делегациясенең агымдагы ел мартындагы бу төбәккә сәфәре барышында кул куелды.