“Игелекле күршеләр” проекты “Җирле җәмәгатьчелек менеджеры” дигән белем форумы оештыра. Аның кысаларында осталык класслары форматындагы программа буенча лекция курслары укылачак.
Соңгы елларда төрле муниципаль структураларда – башкарма хакимият булсын, вәкиллекле булсын – аерым территориядә яшәүчеләрнең заманча үз-үзләрен оештыру һәм үзидарәсе мәсьәләләрендә белемле белгечләргә ихтыяҗ һаман арта бара. Җирле үзидарә реформасы кирәкле фәнни һәм аналитик компентенцияләргә ия булып кына калмыйча, үз-үзләрен оештыруга ярдәм итү заманча социаль технологияләрне белүче профессионаллар җитмәүне ачык күрсәтә.
Форумның бурычы: җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә халык катнашуын тәэмин итүче гаммави хакимиятнең аерым бер рәвеше буларак, җирле үзидәрә турында күзаллауны тирәнәйтү; гражданнарның “яшәү урыны буенча” (подъезд, йорт, ишегалды, микрорайон, шәһәр районы, муниципаль берәмлек) үз-үзен оештыруы заманча формалары турында теоретик һәм гамәли мәгълүмат бирү; Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрнең локаль оешмалары белән җирле үзидарә органнары хезмәттәшлегенең иң яхшы модельләрен күрсәтү. Шулай ук халыкның җирле үзидарәдә катнашуын һәм яшәү мохите сыйфатын яхшыртуның гамәли механизмнары һәм социаль технологияләре һ.б. тәкъдим ителәчәк.
Форумда катнашу мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә: mms-kurs@mail.ru яисә 8-926-850-78-47 – Сергей Кузнецов.