Әгъзам Гобәйдуллин: “Фольклор коллективлар эшчәнлеге аша без этносара хәтерне саклау мөмкинлегенә ия булабыз”

2018 елның 1 июле, якшәмбе

Республикабызның Тәтеш муниципаль районында узган шимбә көнне Җәйге кояш торышы көненә багышланган бәйрәм булды. Гореф-гадәт буенча ул илебезнең төрле почмакларыннан мордва иҗат коллективларын һәм күпсанлы тамашачыларны җәлеп итә. Быел фестивальгә Казаннан, Татарстанның Алексеевск, Кама Тамагы, Тәтеш, Чирмешән районнарыннан, Мордовиядән, Чувашиядән, Оренбург һәм Ульяновск өлкәләреннән артистлар килде.

Әлеге чарада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һ.б. мактаулы кунаклар килде.

“Күп гасырлар буена безнең район территориясендә төрле халыклар дус яши. Һәм менә бу мәдәни төрлелек һәм этнослар аралашуы бәя биреп бетергесез байлык булып тора. Шул төрлелектә мордва халкы  үзенчәлекле гореф-гадәтләрен саклап калды. 2014 елда Килдеш авылында мордва мәдәниятенең беренче фестивале булды”, – дип билгеләп үтте үз чыгышында Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов.

“Безнең илдә 193 милләт яши. Без 277 телдә һәм диалектта сөйләшәбез. Мондый байлык башка бер илдә дә юк. Телләрне һәм милли гореф-гадәтләрне саклап калу безнең өчен төп бурычларның берсе”, – диде Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов.

Җыелган халык алдында сәламләү сүзе белән  “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин чыгыш ясады. “Фестивальне оештыручыларга, район администрациясенә, шәхсән Рәмис Хатыйп улына аерым рәхмәт әйтәсе килә. Оештыру дәрәҗәсе бик югары һәм фольклор коллективлары иҗаты аша без этносара хәтерне саклап кала алабыз”, – дип йомгаклады ул үз чыгышын.

Фестиваль бик матур театрлаштырылган кереш белән башланып китте, анда мордва эпосының мифлаштырылган каһарманнары, Тәтеш җиренең гүзәллеге һәм юмартлыгы белән кушылып, аерым бер колорит тудырды.

Бәйрәм кунаклары һәм җирле халык “музыкаль” ялда гармун моңнарын тыңлады, хәбәр бирү кое һәм Ведь- Ава бәхетле киләчәк юрады, мордва йортында балык шулпасы пеште, ә Тәштән ярминкәсе халык иҗаты әйберләре муллыгы белән гаҗәпкә калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International