Тәтештә Балыкчы көнен билгеләп үтәләр

2018 елның 6 июле, җомга

7 июль көнне Тәтеш шәһәре үзәк буасында Балыкчы көне - 2018не бәйрәм итеп, балык тоту ярышлары уза.

Конкурс җәйге бәйрәмнәрне үстерүгә һәм популярлаштыруга, һәвәскәр балык тотуга ярдәмгә, балык тоту процессы һәм балык ашлары әзерләүгә кызыксынуны үстерүгә юнәлтелә.

Ярышлар берничә номинация буенча: “Беренче балык”, “Иң зур балык”, “Иң күп балык тотучы” (авырлык буенча), “Уңышлы балыкчы” (тоткан балыклар саны буенча) һәм “Иң яшь балыкчы” номинацияләрендә уза.

Ярышлар иртәнге 6 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International