13 июльдә Азнакайда инде традициягә әверелгән “Чатыр тауда җыен” халыкара фольклор фестивале узачак. Фестивальдә төрки халыклар көнкүрешен чагылдырган “Чәк-чәк аланы”, “Сөлге аланы” мәйданчыклары һәм “Халыклар дуслыгы” урамы эшләячәк.
Бәйрәм Чатыр тауда төрки халыклар фольклор коллективлары чыгышлары белән башлана. Шулай ук кунакларны “Чатыр тау җиле” дигән театрлаштырылган тамаша көтә. Тематик мәйданчыкларда төрле милләт вәкилләре йорт хуҗалыклары, шулай ук күргәзмәләр, кул эшләре һәм милли ашлар ярминкәсе урнашачак.
Концерт номерлары белән Азнакай, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Баулы, Зәй һәм республиканың башка районнары үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясый. Башкортостан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе иҗат коллективлары да үз осталыгын күрсәтәчәк.
Фестиваль Татарстан Республикасының танылган фольклор ансамбльләре “Сорнай” һәм “Риваять” чыгышлары белән тәмамлана.