“Россия ихтыярыйлары” бердәм мәгълүмати системасы үз эшен башлады

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Россия Федерациясе территориясендә ихтыярыйчылыкны үстерү, хакимият органнары, ихтыярыйлар һәм мондый эшчәнлекне оештыручыларның үзара хезмәттәшлеге механизмнарын камилләштерү максатларында “Россия ихтыярыйлары” бердәм мәгълүмати системасы эшләнде.

Система бер ресурс кысаларында ихтыярыйлар һәм оешмалар ягыннан сорауларны һәм тәкъдимнәрне берләштерә. Бу яшьләренә, яшәгән урыннарына һәм мәнфәгатьләренә бәйсез рәвештә барлык гражданнарга волонтерлык ярдәме күрсәтү һәм ихтыярыйлык аша үз-үзеңне реализацияләү өчен яраклы мөмкинлекләр табарга ярдәм итә. Система ихтыярыйлык өлкәсендә белемнәр һәм тәҗрибә белән актив уртаклашуга, коммуникацияләрне үстерүгә һәм ихтыярыйларны өйрәтүгә,статистик һәм аналитик мәгълүмат җыюга, волонтерлар һәм ихтыярыйлык эшчәнлеген оештыручыларның үзара бәя бирүен тормышка ашыруга, волонтерлар тәҗрибәсен һәм казанышларын беркетүгә юнәлтелгән. Система волонтерлар эшчәнлеген яктырту өчен бердәм мәгълүмати ресурс булып тора, анда федераль, төбәк һәм тематик яңалыклар урын ала.

Система турында җентекле мәгълүматны Росмолодежь  оешмасында 8(499)755-77-34 телефоны яисә info@добровольцыроссии.рф. электрон почтасы буенча алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International