“Россия Федерациясенең иң яхшы җитәкчеләре” конкурсында катнашу өчен гаризалар алу дәвам итә

2018 елның 10 июле, сишәмбе

“Россия Федерациясенең иң яхшы җитәкчеләре” Бөтенроссия ачык конкурсы – перспективалы һәм җаваплы җитәкчеләрне ачыклауга һәм аларга булышуга, федераль дәрәҗәдә аларга өстәмә мөмкинлекләр бирүгә юнәлтелгән үзәк конкурс чараларының берсе.

Конкурсның һәр этабы анда катнашучыларның һөнәри компетенцияләрен үстерү өчен яңа механизмнарны эшкә җигә. Конкурс түбәндәге этапларда үткәрелә: теркәү, анкета тутыру, читтән сайлап алу, контектны яшерен урнаштыру, оештыру төркеме тәкъдимнәре нигезендә контектны коррекцияләү, эксперт-аналитик этап, Бөтенроссия гаммави финалы.

Конкурста катнашуга түбәндәге таләпләргә җавап бирүче төрле өлкә җитәкчеләре чакырыла 

– 60 яшьтән өлкән түгел;

– җитәкчелек эше стажы кимендә 2 ел;

– Россия гражданлыгы.

Гаризалар конкурс сайты электрон сервисы: http :// ЛучшиеРуководители.РФ ашакабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International