Чүпрәле муниципаль районының Алешкин-Саплык авылында яшәүче Елизавета һәм Иван Шевелевлар затлы туйларын үткәрде

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Чүпрәле муниципаль районының Алешкин-Саплык авылында яшәүче Елизавета һәм Иван Шевелевлар затлы туйларын – бергә яшәүләренең 70 еллык юбилеен үткәрде. Бу истәлекле дата белән аларны Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров һәм ЗАГС бүлеге башлыгы Альбина Шәрәфетдинова котлады.

Марат Гафаров гаилә төзүдә һәм аны саклап калуда тормышчан үрнәк күрсәтүләре өчен юбилярларны ихлас котлады. Мондый мисал яшьләрне өйләнешеп яшәүдә тугрылыкка, җаваплылык, киң күңеллелек хисенә һәм зирәклеккә өйрәтә. Ирле-хатынлы Шевелевларга Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды.

Иван Ильич һәм Елизавета Васильевна гаиләләренең озын гомере агышында бик күп җылы хәтирәләр туплады. Аларны туганнары һәм якыннары арасында, 70 еллык юбилей мәҗлесендә искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International