“Алабугада җәйге кичләр” музыка фестивале ачыла

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

12 июльдә Алабуга шәһәрендә openair форматында «Алабугада җәйге кичләр» » музыка фестивале ачыла. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган артисты, бөтен дөньяга танылган пианист Борис Березовский.

Фестиваль программасына альтта уйнаучы Юрий Башмет, скрипкачы Никита Борисоглебский, виолончельдә уйнаучы Александр Князев кебек музыкантлар, Мария театрының Приморье сәхнәсе опера труппасы солисты Айгөл Хисматуллина, бардлар Татьяна һәм Сергей Никитиныхлар, баянчы Айдар Сәлахов, пианист Ксения Башмет чыгышлары кертелгән. Солистлар Санкт-Петербург дәүләт симфоник оркестры һәм Чаллыдан Игорь Лерман Камера оркестры белән бергә чыгыш ясаячак.

Концертлар 12,13,14 июльдә 18 сәгать 30 минутта, ә 15 июльдә – 15 сәгатьтә башлана. Ютуб-каналда трансляция дә оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International