Кукмара муниципаль районында традицияләрне яңартырга булдылар. Монда җир сөрүче механизаторлар арасында ярыш үткәрделәр. “Әсәнбаш- Агро” җәмгыятеннең “Алга” бүләкчәсендә тракторлар тавышы гөрләде.
–Мондый ярышлар республикада ике елга бер уза. Безнең районда мондыйярышлар соңгы тапкыр 2016 елда «Урал» җәмгыяте базасында булды, – дип аңлата районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рафак Хәлиуллин. – Һәр хуҗалыктан бер механизатор катнаша. Ярыш шартлары буенча быел бары МТС-1221 тракторлары кулланыла. Җюри сөрелгән җирнең сыйфатына, трактор һәм сабанның төзеклегенә игътибар бирәчәк. Нәкъ менә шул параметрлар буенча баллар куела.
Ярыш йомаклары буенча “Шәрык” җәмгыяте механизаторы Анатолий Герасимов беренче урынга лаек булды. Икенче урын – “Урал” хуҗалыгынан Александр Александровта. Өченче урынга “Әсәнбаш-Агро” механизаторы Фәнис Хәкимов чыкты. “Искра” җәмгыяте җир сөрүчесе Рифнур Ярмиев иң яше дип танылды.
Җиңүчеләр Мактау грамоталары, акчалата бүләкләр алды. Ярышларда катнашучыларның барысы да район башлыгының Рәхмәт хатына һәм акчалата бүләкләренә лаек булды.