Найробида «Шәһәр мохите – үсеш территориясе» дигән семинар булып узачак

2018 елның 17 июле, сишәмбе

2018 елның 16-22 сентябрендә Найроби шәһәрендә, Кения Республикасы, БМО-Хабитат, Россия җирле җәмәгатьчелекне үстерү институты белән бергәләп, “Шәһәр мохите – үсеш территориясе” дигән белем бирү семинары үткәрә.

2001 елда БМО-Хабитат Берләшкән Милләтләр Оешмасының торак пунктлар буенча тулы хокуклы Программасы статусын алды һәм төрле чараларның актив инициаторы булып тора, шәһәрләр үсешенә яңача якын килүне алга сөрә. Шәһәрләрне үстерүнең яңа көн тәртибе – шәһәр үсешенең тотрыклы, комплекслы һәм төрле яклы моделе ул. Анда төп игътибар торакны яхшырту, су белән тәэмин итү һәм санитария мәсьәләләренә бирелә. Анда шулай ук шәһәрләрдә хас мөмкинлекләрне һәм проблемаларны тулаем кабул итүне дә кертеп, урбанизацияне үстерү юлларын аңлау планында концептуаль эчтәлек акценты алышына. БМО-Хабитат, яшьләрне дә кертеп, граждан халкының шәһәрләр үсешендә актив катнашуына зур игътибар бирә.

Шәһәрләрне төзекләндерү һәм барлык бу проблемаларны хәл итү Россиядә дә көн кадагында тора. 2017 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” өстенлекле проекты кысаларында әлеге эшләрнең бердәм принципларын раслады.

Киләчәк семинарда уңайлы шәһәр мохиты формалаштыруның бөтен дөньядагы гамәлләрен тикшерү күздә тотыла. Найроби шәһәренең Дандора районы проекты белән танышу күздә тотыла (https://spark.adobe.com/page/bL7Em7TZkrPPC/). Ул яшәү мохитен яхшырту максатларында алдынгы гамәл өчен 2017 елда Дубай халыкара премиясе откан иде (http://www.unic.ru/press/dubaiskaya-mezhdunarodnaya-premiya-za-vnedrenie-peredovoi-praktiki).

Семинарда катнашырга җирле үзидарә органнырының “Шәһәр мохите” программасын гамәлгә ашыру өчен җаваплы депутатлары, әлеге органнар вәкилләре, муниципаль берәмлекләр  башлыклары, архитекторлар, шәһәр белгечләре чакырыла.

Катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 2018 елның 31 июленә кадәр 7511179@npcimo.ru, npcimo@mail.ru, электрон почтасы аша кабул ителә, өстәмә сораулар белән +7(916)751-11-79 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International