Чистай муниципаль районында “Балкыш” КЦСОН” ГАУСО МТЗ һәм СЗ ТР зәгыйфьләнгән, аз хәрәкәтләнүче гражданнарны “Тәрбияләү мәктәбе” социаль технологиясен кертүне планлаштыра. Монда социаль хезмәткәрләрне, авыру янында утыручыларны, олы яшьтәге гражданнарның туганнарын үз-үзен карауга һәм хәрәкәтләнүгә мөмкинлекләре чикле гражданнарны карап тәрбияләү алымнарына һәм техникасына өйрәтәчәкләр.
Уку барышында Мәктәп тыңлаучылары өй шартларында нәтиҗәле тәрбия итү өчен кирәкле йогынты алымнары, ысуллары белән танышачак. Курс программасы теория һәм лекцияләрдән генә түгел, гамәли дәресләрдән дә гыйбарәт булачак.