Казанда татар дин эшлеклесе, тарихчы, Апанай мәчете имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якубов истәлегенә багышланган чаралар булып узды. Анда Нурлат якташлыгы вәкилләре дә катнашты Вәлиулла Якубов Башкортстан һәм Татарстан арасында рухи һәм дини күпер салган эшлеклеләрнең берсе.
Аның тырышлыгы белән 1990 елда “Иман” ислам мәдәнияте яшьләр үзәге ачылды. Нәкъ менә шул үзәктә мәгариф эчтәлекле меңнәрчә китап басылды.
“Без Вәлиулла Ягъкуб хезмәтләре алдында баш иябез. Ул дин тарату һәм тулаем татар халкы өчен бик күп эшләде,” – диде үз чыгышында Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлекчесе җитәкчесе Фәрид Мифтахов.