Россиядә архитекторларның, шәһәр төзүчеләрнең, проектчыларның, дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри үсеше программасын гамәлгә ашыру башланды

2018 елның 20 июле, җомга

“ДОМ.РФ” АҖ, “Стрелка” медиа, архитектура һәм дизайн институты белән бергәләп, Россия Минстрое булышлыгында архитекторларның, шәһәр төзүчеләрнең, проектчыларның, дәүләт(муниципаль) хезмәткәрләренең һөнәри үсеше программасын гамәлгә ашыра. Моның максаты – Россия шәһәрләрен квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү.

Программа түләүсез һәм сайлап алынган 100 тыңлаучы өчен онлайн-өйрәтүдән (2018 елның 28 июненнән 20 декабренә кадәр чорда) һәм модульле офлайн (шунда торып) укудан (2018 елның сентябрь- декабрендә) гыйбарәт. Моннан тыш “Стрелка” институты мәйданчыгында 10-11 сентябрьдә “Киләчәк архитекторы” дигән архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәләрендә актуаль тенденцияләр турында профильле конференция узачак.

Программа архитектура, шәһәр төзелеше, икътисади үсеш, транспорт һәм ТКХ, кадрлар резервы мәсьәләләренә кураторлык иткән дәүләт (муниципаль) хезмәткәрләре, шулай ук тиешле өлкәләрдә булачак белгечләргә йөз тота.

Программага теркәү 23 июльгәчә ачык. Төп мәйдан – рф. архитектура сайты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International