Шушы көннәрдә Арча муниципаль районының Урта Бирәзә авылында яңа мәдәният учреждениесе ачылды. Авыл клубы Президент программасы буенча төзелде.
Әлек бу урында мәчет булган. Яңа клуб район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты, мәдәният идарәсе һәм Наласа авыл җирлегенең уртак тырышлыгы белән төзелде. Объектны ачу тантанасына бөтен авыл халкы җыелды.
Чараны Арча Мәдәният йорты каршындагы Филарит Гасыймов җитәкләгән “Арча бизәкләре” халык музыка инструментлары ансамбле чыгышы белән ачып җибәрделәр. 50 кешегә исәпләнгән клуб сәхнәсендә Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле һәм авыл үзешчәннәре дә чыгыш ясады.