Кама Тамагы муниципаль районының Красновидово авылында традициягә кергән “Алма бәйрәме” фестиваленә бер айдан да азрак вакыт калды. Ул Татарстан Республикасы халыклары милли мәдәниятләре үзенчәлекләрен һәм үзаңын саклап калуга, мәдәни элемтәләрне киңәйтүгә юнәлтелгән.
Шуңа да Кама Тамагы районы җитәкчелеге рус һәм мордва халык җырларын башкаручы иҗат коллективларын, халык промысельләре әйберләре җитештерүче һәм сатучы эшкуарларны Алма фестивалендә катнашырга чакыра.
Моннан тыш районның Тәмте авылында җәй ахырында шулай ук “Бал бәйрәме”, Идел-Камада балык тоту чемпионаты һәм “Чулман ухасы” фестивале үткәрүне планлаштыралар.