2018 елның икенче яртысында “Җирле хокук” фәнни-гамәли журналына язылу бара. Ул Россиядә иң өлкән махсуслаштырылган, һөнәри басма булып тора, Гомумроссия муниципаль берәмлекләр конгрессы (ОКМО) һәм Россия Дәүләт Думасының Федератив төзелеш һәм җирле үзидарә комитеты булышлыгында нәшер ителә. Журнал дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә, закон чыгару (вәкиллекле) органнар депутатларына, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә, муниципаль хокук өлкәсендәге белгечләргә, укытучыларга, студентларга һәм аспирантларга, шулай ук хокукның бу өлкәсе белән кызыксынучы барча кешегә атап чыгарыла. Журналда законар иҗат итү процессы, гаммави хакимият, советлар, ассоциацияләр, берлекләр һәм башка муниципальара берләшмәләр эшчәнлеге мәсьәләләре яктыртыла. Басмада фәнни мәкаләләр һәм материалларга зур урын бирелә.
2018 елга язылу “Урал-Пресс” агентлыгында һәм Россия почта элемтәсенең теләсә-кайсы бүлекчәсендә Роспечать агентлыгы каталогы буенча рәсмиләштерелә ала – индекслары 79549 (яртыеллык), 37028 (еллык). Журнал һәм аңа язылу буенча сорауларга җавапны түбәндәгеләрдән алырга мөмкин; 8 (495) 692-59-94, 8 (495) 692-90-81, 8 (495) 692-26-04, kalantarova@duma.gov.ru; 8 (905) 797-51-77, infoset@mail.ru.