Теләче муниципаль районында АПК оешмалары арасында уңышны җыеп алу һәм туфракны төп эшкәртү комплексы әзерлеген кабул итү конкурсы бара

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Теләче муниципаль районында АПК оешмалары арасында уңышны җыеп алу һәм туфракны төп эшкәртү комплексы әзерлеген кабул итү конкурсы бара.

Конкурс барышында бөртек җыю техникасы 18 күрсәткеч буенча бәяләнә. Конкурска кадәр үк барлык комбайннар техник карау узды, контроль суктыру үтте. Конкурста автотранспортның ашлык ташуга әзерлеге, ындыр табагы җиһазлары (бөртек киптерү, орлык чистарту линияләре һәм машиналары), үлчәүләр, туфракны төп эшкәртү агрегатлары (сабаннар, авыр культиваторлар һ.б.) тикшерелде, шулай ук техникага хезмәт күрсәтү хезмәткәрләрен кызыксындыру, комбайнчыларга түләү мәсьәләләре исәпкә алынды.

Урып-җыю кампаниясе вакытында техник һәм янгын куркынычсызлыгы  мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International