Мәскәүдә “Урбанистика – 2018” булачак

2018 елның 24 июле, сишәмбе

2018 елның 20-22 ноябрендә Мәскәүдә “Урбанистика – 2018” халыкара фәнни-гамәли конференциясе һәм «Шәһәрләрнең инфраструктур үсеше” Бөтенроссия гамәли семинары булачак. Чараларны Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясенең Төзелеш физикасы фәнни-тикшеренү институты (НИИСФ РААСН) Минстрой университеты уздыра.

Конференция һәм семинар эшендә Россия Федерациясенең әйдәп баручы министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук фәнни, эксперт һәм бизнес җәмәгатьчелеге вәкилләре катнаша.

Чараларда урбанистика һәм шәһәрләрне инфраструктура ягыннан үстерүнең иң  катлаулы мәсьәләләренә аңлатмалар биреләчәк. Уртак фикер алышу йомгаклары буенча шәһәр төзелеше эшчәнлеген камилләштерү  тәкъдимнәре  эшләнер, дип көтелә.

Чарада катнашу өчен E-mail:info@niisf.org. электрон адресына заявка тутырып җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International