Ютазы муниципаль районында китап пикнигы уздырдылар

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Мәктәп укучыларын  җәй көннәрендә китап укуга җәлеп итү максатларында Үзәк китапханә 3нче хезмәт һәм ял лагерында «Җәйге күркәмлек» дигән китап пикнигы уздырды.

Җәй – дәресләрдән ял итү, яңа көч җыю, тәэсирләрне яңарту һәм күңел ачу чоры. Әлеге чара вакытында балалар «Экологик серпантин» дигән уенда катнашты. Аның барышында урман, елга җан ияләре белән танышты, урман табышмакларын чиште, эрудицияләрен күрсәтте. Шулай ук хәрәкәтчән уеннар да булды. «Җәй иң рәхәт чак» темасына рәсем ясадылар, китаплар, бизәкле журналлар  карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International