Агымдагы елның май аенда Чүпрәле муниципаль районында “Алтын” дигән беренче физкультура-савыктыру комплексы файдалануга бирелгән иде. Ә хәзер Искә Чүпрәле авылында тент өсле ачык шугалак төзелеше бара.
Свайлар сугылган, шугалак астына җир, төзелеш комы ташылган инде. Тимер-бетон фундамент блокларының икенче каты куелды. Шулай ук диварлар, бүлемнәр һәм фронтон төзү тәмамланды, ябу плитәләре урнаштырылды. Көнкүреш корпусы өчен металл конструкцияләр, анкер һава юлы җыелды. Хәзер диварлар штукатурлана, электромонтаж эшләре бара, түбә ясала.
Быел кышта ук заманча җиһазланган яңа шугалак беренче килүчеләрне кабул итәчәк.