Бүген “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин рәислегендә муниципаль берәмлекләр арасында инде традициягә әверелгән республика смотр-конкурсы оештыру комитеты утырышы булды. Фикер алышуларда Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Нефедов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов һ.б. катнашты.
Конкурс җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле эшчәнлеген кызыксындыру һәм алдынгы тәҗрибәне тарату максатларында үткәрелә. Анда республиканың барлык муниципаль районнары һәм ике шәһәр округы катнаша ала. Бүгенге утырышта сайлап алу критерийлары һәм башка оештыру мәсьәләләре тикшерелде.