1 августтан 10ына кадәр Алабугада “Борынгылыкка соклану” темасына I халыкара “BASHNYA” яшь рәссамнарның иҗат лабораториясе булып узачак.
Бу чараның максаты – Россия Федерациясе һәм Беларусь Республикасы төбәкләре яшь талантлары арасында иҗади мөнәсәбәтләр формалаштыру һәм аларның мөмкинлекләрен үстерү өчен яңа мәйданчык булдыру. Аны Татарстан Мәдәният министрлыгы, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, “МТЗ – Татарстан” сәүдә-җитештерү компаниясе һәм А.Л.Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт академиясе оештыра.
Проектта Беларусь дәүләт сәнгать академиясенең 10 студентын һәм аспирантын, А.Л.Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт академиясенең 5 студентын һәм аспирантын, “Россия рәссамнары берлеге”нең Татарстан Республикасындагы оешмасы яшь рәссамнары иҗат берләшмәсенең 30 яшькә кадәрге 5 әгъзасын кабул итәрләр дип планлаштырыла.
Лабораториядә катнашучылар өчен пластикта һәм “шин-коль” техникасы, кайнар батикта гравира буенча авторлык сыйныфлары оештырылачак. Һәр яшь рәссам осталык серләре, уникаль технологияләр һәм яңа тәҗрибә үзләштерә алачак.