28 июльдә Чүпрәле районының Мүнчәли авылында чираттагы укулар уза. Бу чара Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм аның Казан бүлекчәсе инициативасы буенча үткәрелә. Мүнчәли укуларының максаты булып милли гореф-гадәтләрне, татар торак пунктларын саклап калу һәм үстерү тора. Чарада Татарстан Республикасы якташлыклары җитәкчеләре катнаша.