3 августтан 5енә кадәр Алабугада XI Бөтенроссия Спас ярминкәсе булып узачак. Ул шәһәрнең тыюлыклы өлешендә – Шишкин буаларында, шулай ук “Яшьләр” стадионында һәм үзәк урамнарда була.
Ярминкәгә килүчеләр ювилер бизәнү әйберләре, милли костюмнар, модельле кием, мамык әйберләр, агачта язу, сәнгатьле туку, керамика, гжель һәм башка бик күп эшләңмәләр күрәчәк. Шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм эшкәртү сәнәгате продукциясе куела.
Ярминкә кысаларында Россия нәсел утарлары фестивале һәм һөнәри осталар, храмда хезмәт итүчеләр, төрле чаң сәнгате мәктәпләрен тәмамлаучылар һәм аларда укучылар катнашында XI Бөтенроссия чаң фестивале үтәчәк.
Бәйрәмнең иң югары ноктасы Спас соборы каршындагы мәйданда чаңчыларның традицион концерты булыр, дип көтелә.