2018 елның 10-13 октябрендә Алушта шәһәрендә (Кырым Республикасы) IX Муниципаль хезмәттәшлек форумы узачак. Бу чараны Россиянең муниципаль хуҗалык һәм идарә өлкәсе иң эре һөнәри берләшмәсе – Муниципаль өлкә җитәкчеләре клубы (КРМС) оештыра.
Форум КРМС өчен инде традицион булган ябык режимда хезмәттәшләр – федераль, төбәк һәм муниципаль хакимият органнары, муниципаль предприятиеләр, дәүләт җитештерү корпорацияләре җитәкчеләре даирәсендә узачак. Форум кысаларында «Уңайлы муниципаль мохит формалаштыру», «Муниципаль инвестиция-икътисади комплекс» конференцияләре; «Мәгълүмати мохиттә муниципаль мәнфәгатьләрне яклау» дигән семинар булачак. Моннан тыш, “Россиянең саклау-сәнәгать комплексы – шәһәр хуҗалыгына” күргәзмәсе оештыру планлаштырыла, шулай ук КРМС бәяләве буенча “2017 елда Россиянең иң 100 муниципалитеты” конкурсының икенче этабына йомгак ясалачак.
Чарада катнашу шартлары турында мәгълүматны +7 (495) 766-02-28 телефоны яисә glava@gorodov.club электрон почтасы буенча аныкларга мөмкин.