Бүген “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясендә Әгъзам Гобәйдуллин рәислегендә “Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыклары” республика конкурсы оештыру комитеты утырышы булды. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Нефёдов, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов һ.б. катнашты.
Конкурс икенче ел уздырыла инде. Узган елда анда 13 муниципаль район якташлыгы катнашкан иде, быел 16 якташлык гариза бирде.
Җиңүчеләр түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә: якташлыкның эш планы булу, якташлыкның районнан (шәһәр округыннан) күтәрелгән кешеләре белән эшләве; төрле социаль-мәдәни, спорт һәм җәмәгать чараларында катнашуы; якташлык эшчәнлеген һәм казанышларын массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту; муниципаль берәмлектән чыккан кешеләргә ярдәм эше; якташлыкның республика, Россия һәм халыкара чараларда катнашуы; “Интернет” мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә муниципаль берәмлекләр рәсми сайтларында үз сайтлары яки битләре булу.
Нигезләмә буенча бер призлы урын – 300 мең сум; ике икенче урын – 200әр мең сум һәм өч өченче урын – 100әр мең сум каралган. Иң күп балл җыйган якташлык Конкурста җиңүче дип табыла.
Быел беренче урынга Буа якташлыгы лаек булды, икенче урыннарда – “Актаныш” якташлыгы” һәм Нурлат якташлыгы, ә өченче урыннарны Арча, Балык Бистәсе һәм “Чистай тамырлары” якташлыгы алдылар.