“Чиста яр” дигән экология акциясе Буа муниципаль районында да узды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территория идарәсе белгечләре, Татарстан Республикасының Буа районы “Аучылык җәмгыяте” белгечләре, “Зөя буйлары” комплекслы профильдәге төбәк әһәмиятле Дәүләт табигать заказнигы белгечләре Зөя елгасының яр буйларын чүп-чардан арындырды. Акция барышында 5 кубометр чамасы чүп-чар чыгырылды.
Әлеге яр буе шәһәр халкы һәм кунакларның яраткан ял итү урыны. Монда табигать кочагында булучылар, ни кызганыч, чисталык турында бик уйламылар, күп нәрсәләрне ташлап калдыралар.
Елга яры буйларында әлегәчә Кызыл кенәгәгә кергән үсемлекләрне очратырга була. I категорияле белгеч Гөлия Ваһапова сүзләренә караганда, аларның сакланышы өчен һәр кешедә җаваплылык тәрбияләргә һәм табигатьне чынлап яратырга өйрәтергә кирәк.