Бүген “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Тукай муниципаль районына эш сәфәре белән килде.Мусабай Заводы авылында ул авыл җирлеге Башкарма комитеты бинасын реконструкцияләү белән танышты. Моннан тыш Ассоциация Рәисе районның башка авылларындагы социаль объектларны карады. Круглое Поле бистәсендә аңа йөзү бассейнын, Мәләкәс авыл җирлегенә керүче Иске Җирекле авылында яңа төзелүче балалар бакчасын күрсәттеләр. Ә Иске Дөреш авылында ул балалар өчен савыктыру лагерендә булды.
Аннары авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Анда катнашучы башлыклар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм аларга тулы җаваплар алдылар.