Лаеш районы 2018 елның гыйнвар-июнь айларында Татарстан районнары социаль-икътисади үсеш рейтингында өченче юлны биләде. Бу рейтингны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы әзерләде. Казан һәм Әлмәт шәһәрләре беренче-икенче урыннарда.
Уңай үзгәрешләр эшсезлек дәрәҗәсе кимү,инвестицияләр арту белән аңлатыла. Районда яңа торак йортлар да файдалануга бирелгән. Лаеш районы элек-электән әйдәп баручылар арасына керә.