Бүгенгә Татарстанда 390,3 мең гектардан 1129,5 мең тонна ашлык суктырып алынды. Уртача уңыш гектардан 28,9 центнер тәшкил итә.
Чистай, Буа, Алексеевск, Тәтеш һәм Сарман муниципаль районнарында бөртекле-кузаклы культуралар иң зур мәйданнарда җыелды. Зәй, Сарман һәм Нурлат районнары суктырып алу һәм уңыш күләме ягыннан алда бара.