Кайбыч муниципаль районының Зур Подберезье авылында яңа табиблык амбулаториясе төзеләчәк. Монтаж эшләре башланды инде. Объектны агымдагы елның 1 сентябренә тапшырырга исәп тоталар. Бу амбулаторияне төзү республика программасы кысаларында алып барыла.
Көзен амбулатория авыл халкын кабул итәчәк. Район үзәгенә бармыйча гына башлангыч табиблык медико-санитар һәм ашыгыч ярдәм алырга мөмкин булачак.
2018 елда республикада 44 фельдшерлык-акушерлык пункты һәм11 табиблык амбулаториясе төзү планлаштырыла.