Рөстәм Миңнеханов республика авыллары һәм муниципалитетлары башлыкларына яңа автомобильләр ачкычларын тапшырды

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасы каршында муниципаль берәмлекләр арасында Республика көненә туры китереп үткәрелгән смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Авыллар һәм муниципалитетлар башлыклары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулларыннан яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын алды. Бу чарада «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларны Республика көне белән котлады һәм нәтиҗәле уртак эшләре өчен рәхмәт әйтте.

Әгъзам Гобәйдуллин җирле үзидарә органнарының Президент булышлыгы белән 1000нән артык компьютер алуларын искә төшерде. «Ә бүген муниципалитетларга яңа автомобильләр һәм автобуслар тапшырыла. Татарстан Республикасы Президентына, Дәүләт Советына һәм Хөкүмәткә мондый ярдәмнәре өчен олы рәхмәтебезне әйтәбез», – диде ул.

Муниципаль берәмлекләргә 93 Шевроле Нива, шәһәр округлары муниципаль учреждениеләренә 7 Форд Транзит микроавтобусы бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International