Бердәм Кредитлау Үзәге кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтәчәк

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

“Татарстан Республикасы гарантия фонды” коммерциячел булмаган оешмасы Бердәм Кредитлау Үзәгенең эшли башлавын белдерде.

Ул эшкуарлык эшчәнлеге алып бару өчен заем финанслары җәлеп итүдә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтү максатында булдырылган.

Республикадагы эшкуарлар, Үзәккә мөрәҗәгать итеп, Фондның партнерларына (41 банк) электрон рәвештә кредит акчалары җәлеп итүгә гариза бирә ала, ә банк офисына кредит алуга гариза хупланган очракта кредит шартнамәсенә кул кую өчен генә барырга кирәк булачак. Бу вакытны да, финанс чыгымнарын да киметергә мөмкинлек бирә.

Үзәк хезмәтләре Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә эшкуарлык эшчәнлеге алып барган һәм әлеге территориядә вәкилләре булмаган банклардан кредит алырга теләгән эшкуарлар өчен аеруча актуальлек ала.

Үзәк хезмәткәрләре кече һәм урта бизнес өчен банк продуктларына даими мониторингны тормышка ашыра һәм эшкуарларга оптималь кредит продуктын сайлап алуга ярдәм итәргә, кече һәм урта бизнес өчен банкларның махсус тәкъдимнәре турында консультация бирергә әзер.

Әлеге мәсьәләләрдә 420021, ТР, Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә. Телефон: +7(843)292-08-33

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International