“Дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү 2018” XX Юбилей Бөтенроссия конгрессы Мәскәүдә узачак

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

2018 елның 26 сентябрендә Мәскәүдә “Космос” ГК Конгресс-үзәгендә “Дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү 2018: Теркәү һәм кадастр исәбенең, җир кишәрлекләре бирү тәртибен үзгәртүнең, муниципаль берәмлек территориясен төзекләндерүнең, мөлкәтне арендага алу шартнамәләре төзүнең яңа кагыйдәләре “ XX Юбилей Бөтенроссия конгрессы булып узачак.

Чараны “Социаль-икътисади үсеш агентлыгы” Компанияләре төркеме (АС ЭР ГРУПП) оештыра.

Конгресс программасы Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләре, мөлкәт белән идарә итү һәм җир комитетлары җитәкчеләренә һәм белгечләренә, милек формасы ФГУП, МУП, ГУП, ГУ булган оешмаларның функциональ вазыйфаларына мөлкәтне урнаштыру, шулай ук кабул ителүче карарларның законлылыгын тәэмин итү һәм аларны тиешенчә рәсмиләштерү кергән җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә адреслана.

Конгресс эшендә иң актуаль темалар күтәрелә.

Алар арасында:

- 2018 елның түбәндәге мәсьәләләр буенча практикасы: хуҗасыз мөлкәт; үзбаш төзелеш. Күчемсез мөлкәт объектларын 2018 елның 1 мартыннан хуҗасыз дип тануның процедур мәсьәләләре.

- Күчемле/күчемсез мөлкәткә хокукны тану турында бәхәсләр: Россия Федерациясе субъектлары һәм җирле үзидарә органнары суд практикасы.

- Шартнамәләрнең яңа төрләре һәм зыян күләмен билгеләү. Югалтуларны кайтарып алуның актуаль мәсьәләләре.

- 2018 елдан кадастр бәясен дәгъвалау. Аренда түләве, кадастр һәм базар бәяләре чагыштырмасы (РФ субъектлары үзенчәлекләре).

- Аренда шартнамәсе буенча түләүләр һәм аны соңарткан өчен пени буенча бурычларны эзләп алу турында бәхәсләр буенча суд практикасы һ.б.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International