Чирмешән муниципаль районының Түбән Карамалы авыл җирлегендә гражданнар җыены узды

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Чирмешән муниципаль районының Түбән Карамалы авыл җирлегендә гражданнар җыены үткәрделәр. Анда район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин катнашты.

Җыен авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин хисабы белән башланды. Түбән Карамалы авыл җирлеге составына өч торак пункт керә: Югары Карамалы, Түбән Карамалы һәм Чумач авыллары. Барлыгы 301 хуҗалык санала, аларда 604 кеше яши.

Гражданнар җыенында 2018 ел референдумына түбәндәге мәсьәләләрне кертү турында карар кабул ителде:

-Төзекләндерүгә чыгымнар, җәен һәм кышын җирле әһәмияттәге юлларны карап тоту;

-урамнарны яктырткычлар сатып алу, урнаштыру һәм аларга хезмәт күрсәтү;

- Түбән Карамалы авыл җирлеге торак пунктларында су белән тәэмин итү челтерен һәм су манараларын төзекләндерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International