Спас муниципаль районында сугыш хәрәкәтләре ветераннары истәлегенә хәрби-мемориал комплекс ачтылар. Тантанада запастагы генерал-майор, сугыш хәрәкәтләре ветераны, Казан федераль университеты хәрби һәм физик әзерлек кафедрасы мөдире Рим Мостаев, Чистайдан Россия Федерациясе Герое Алексей Кораблёв катнашты.
Берничә ел элек шәһәр үзәгендә Әфганстанда сугышкан хәрбиләргә, һаләк булганнарның сурәтләрен куеп һәм барлык якташлары исемлеген язып, һәйкәл куелган иде инде. Хәзер шундый ук истәлек урыны Төньяк Кавказда һәм башка хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветераннар хөрмәтенә булдырылды, композиция үзәгенә бронетранспортер куелды. Барысы бергә бу бердәм хәрби-мемориал комплексны тәшкил итә, ул Россия Федерациясе Президентының граждан җәмгыятен үстерүгә гомумроссия конкурсы грантын откан акчага төзелде.
Тантаналы өлештән соң барлык ветераннар һәм митингта катнашучылар комплекс янында миләш үсентеләре утыртты.