22 сентябрьдә, шимбә көнне “Җирле Советлар вакыты” телетапшыруларының чираттагы чыгарылышы дөнья күрә. Программа “Татарстан” ДТРК иҗат төркеме тарафыннан “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе һәм республика муниципалитетлары белән хезмәттәшлектә әзерләнә.
Бу чыгарылышта җирлекләргә ярдәм чарасы буларак грантлар темасын караячеклар. Әлеге акчалар авыл муниципаль берәмлекләре арасында конкурс йомгаклары буенча республика бюджетыннан бирелә.
Студия кунаклары Лаеш муниципаль районының Державино авыл җирлеге башлыгы Исламия Камалиева һәм Апас муниципаль районынын Табар-Черкене авыл җирлеге башлыгы Рифкать Ибәтуллин булды.
Программа “Россия 24” каналында 18сәгать 30 минутта эфирга чыга.