25-26 октябрьдә Мәскәүдә XI Бөтенроссия “Коммуналь хуҗалык реформасы: тармакны тарифлар белән җайга салу” гамәли семинары узачак. Аны үткәрү коммуналь предприятиеләр эшенә йогынты ясаучы законнар кабул ителүгә һәм һөнәри эшчәнлекне башкаруга норматив-хокукый таләпләрнең киңәюенә бәйле. Бу чараны “ТКХга идарә итү” мәгълүмати порталы оештыра.
Семинарның ике көне дәвамында анда катнашучылар дәүләт хакимияте органнары вәкилләреннән һәм әйдәп баручы эксперт- практикларыннан гамәли карарлар алачак, алар коммуналь хуҗалыкның актуаль темаларын җентекләп яктыртачак. Эшлекле программа кысаларында Россия Дәүләт Думасы вәкилләренең 2019 елда законнарга үзгәрешләр кертү планнары турында, Россия Төзелеш- архитектура министрлыгы вәкилләренең инвестиция программалары һәм концессия килешүләре турында, Россия ФАС вәкилләренең тариф һәм монополиягә каршы җайга салу турында, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының ТКХда һөнәри стандартлар турында чыгышлары һ.б. булачак.
Шулай ук Россия Су белән тәэмин итү һәм суны агызып җибәрү Ассоциациясе вәкилләре, тәҗрибәле юристлар һәм тармакның “альтернатив пар казаны” ысулы, РСО һәм кулланучылар арасында шартнамә мөнәсәбәтләре экспертлары белән башка элгереп җиткән мәсьәләләр турында дискуссия булачак.
Семинар һәм “ТКХга идарә итү” мәгълүмати порталының башка чаралары турында җентекләп http://upravlenie-gkh.ru. рәсми сайтында танышырга була.